Шушы көннәрдә Яшел Үзәннең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре 5нче номерлы төзәтү колониясендә булып кайтты. Алар биредә колониядән азат ителүгә әзерләнүчеләргә мәгълүмати консультация уздырды.
30 тоткын гражданга хезмәт базары, эшсез гражданнарны укыту турында мәгълүмат бирелде.
Күчмә офис бу колониягә киләсе визитын агымдагы елның октябрь аена планлаштырды.