Соңгы елларда "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" Республика хәйрия акциясен уздыру яхшы традициягә әйләнде. Әлеге акция аз тәэмин ителгән, күп балалы, шулай ук инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән.
Әйтик, шушы көннәрдә Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында бәйрәм чарасы узды. Биредә авыл җирлекләрендә яшәүче 43 бала катнашты. Аларга тантаналы рәвештә мәктәп-кирәк яраклары тапшырылды.
Бу бәйрәм чарасы чәй өстәле артында тәмамланды.