Кичә Әлмәтнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Чарада Әлмәтнең 7 һәм Ижау шәһәренең 1 предприятиесеннән кадрлар хезмәте вәкилләре катнашты.
Килүчеләргә түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителде: автобус йөртүчесе, кондуктор, токарь, официант, машина юучы, автоэлектрик, сатулар буенча менеджер, станокчы, КИПиА монтажчы, электромонтажчы һәм башкалар.
Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 100дән артык кеше катнашты, шуларның 3се вакантлы эш урыннарына чакыру алды, 14е – халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте тәкъдим иткән курсларда укырга теләк белдерде. 9 эш эзләүче һөнәри юнәлеш бирүче тест узды.