"Иҗтимагый инициатива - 2016" бәйгесендә 81 проект катнашачак

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында "Иҗтимагый инициатива – 2016" социаль проектлар конкурсын үткәрү буенча комиссия утырышы узды. 

Чарада ТР Министрлар Кабинеты Аппараты социаль үсеш идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Хәбибуллин, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Светлана Захарова,  "Ак Барс Созидание" хәйрия фонды директоры Әлфия Вәлиева, КАО "УМАЙ" Идел буе гаилә академиясе генераль директоры Татьяна Леонтьева, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Ирина Просвирякова катнашты.

Конкурсның беренче этабы 4нче июльдән алып, 29нчы июльгә кадәр дәвам итте. Анда Казан, Яр Чаллы, Азнакай, Әлмәт, Арча, Баулы, Алабуга, Лениногорск һәм Саба районнары актив катнашты. Барлыгы 112 гариза тапшырылган иде. "Инвалидларны реабилитацияләү һәм абилитацияләү: инновацион технологияләр" номинациясендә 90 гариза кабул ителде (шуларның 67се бәйгенең киләсе этабына үтте), "Коммерцияле булмаган оешмалар социаль хезмәтләре: иң яхшы практика" номинациясенә 22 гариза тапшырылды (14е алга таба үтте).

Фоторепортаж

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International