Һөнәри юнәлеш бирүче чара Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан оештырылды

2016 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Зәйнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Кыңгырау" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен "һөнәрләр дөньясында" дип исемләнгән чара үткәрде. 

Очрашу барышында мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре балалар белән һөнәрләр турында әңгәмә үткәрде. 

Балалар биредә ветеринар һөнәре белән якыннан танышты, "Һөнәрләр калейдоскобы" мультфильмын карады.

Чара ахырында балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International