Азлап һәм күпләп сату өлкәсендә хезмәт куйган 83 татарстанлы эшсез дип танылды

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

3 нче августтан алып 9 нчы августка кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 83 кеше моңа кадәр  азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән.  Шулай ук, эштән китүче 73 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.

Башка тармакларга мөнәсәбәттә караганда эшеннән азат ителгәннәр саны болайрак бүленә: икътисад эшчәнлеге – 37, транспорт һәм элемтә – 34, күчемсез мөлкәт белән операцияләр – 27, дәүләт идарәсе – 25, төзелеш – 22, сәламәтлек саклау – 21, мәгариф өлкәсе – 21, социаль-коммуналь шәхси хезмәтләр күрсәтү – 20, авыл хуҗалыгы, аучылык, урман хуҗалыгы – 10, файдалы казылмалар табу – 9, электроэнергия, газ, су  җитештерү һәм тарату – 8, кунакханә һәм ресторан бизнесы – 7. Балыкчылык тармагында исә бер генә эштән китү очрагы да теркәлмәгән.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International