Узган атнада оешмалар 3117 эш урыны ачык дип белдергән

2016 елның 10 августы, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 9 нчы августка республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 14929  эшсез кеше теркәлгән. Бу сан узган атнага караганда 183 кешегә кимрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе исә 0,72% күрсәткечендә саклана, узган атна белән чагыштырганда, ул да кимеде.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 34102 гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3117  эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 585 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 266 сы хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 71 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International