Шушы көннәрдә Апасның "Рассвет" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре "Хәмернең кеше организмына тәэсире" дип аталган дәрес үткәрде.
Чарада социаль куркыныч хәлдә булган 5 гаилә катнашты.
Очрашуның максаты - бу әти-әниләрдә спиртлы эчемлекләргә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга кызыксыну уяту.