Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендәге халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең яшь тәрбияләнүчеләре өчен "Экстремизм. Административ һәм җинаять җаваплылыгы" темасына багышланган лекция уздырылды.
1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Традиция буенча Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә төрле чаралар уздыру планлаштырылган.
22 һәм 23 сентябрь көннәрендә Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре яшьләрне ихтыяҗы зур булган эшче һөнәре һәм инженер белгечлекләренә профессиональ юнәлеш бирү чарасы кысаларында "Заиковский" ААҖенә экскурсия оештырды. Чарада шәһәрнең 88 мәктәп укучысы катнашты.
2016 елның 23 сентябрь көнне районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ф.М. Галимова һәм “Родник” халыкка социаль хезмәт күрсәтү буенча комплекслы үзәге җитәкчесе Н.А.Муртазин социаль хезмәткәрләр белән җыелыш үткәрделәр.
Кичә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
2016нчы елның 22нче сентябрендә Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары тарафыннан, балигъ булмаган балалар арасында үз-үзеңне деструктив тотуга каршы, шул исәптән үз-үзеңә кул салу очракларын кисәтү кысаларында, социаль җайлашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен, тренинг элементларын кулланып, группа белән «Мин – үз язмышымны тудыручы» дип исемләнгән чара оештырылды.
Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йорты Республикакүләм "Минем ел – минем байлык" конкурс-фестивале финалында катнашты. Әлеге чара 1 нче махсуслаштырылган "Актив озын гомер" күргәзмә кысаларында узды.
Бүген Казан "Здравушка" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга – юк!" дип исемләнгән фотосурәтләр бәйгесе узды.
Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында “Сәламәт яшәү мотивациясен формалаштыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында наркотик куллануны кисәтү” дигән темага лекция укылды.