22 һәм 23 сентябрь көннәрендә Минзәлә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре яшьләрне ихтыяҗы зур булган эшче һөнәре һәм инженер белгечлекләренә профессиональ юнәлеш бирү чарасы кысаларында "Заиковский" ААҖенә экскурсия оештырды. Чарада шәһәрнең 88 мәктәп укучысы катнашты.
Үзәк хезмәткәрләре сүзләре буенча, мәктәп балаларын зур авыл хуҗалыгы оешмасы белән таныштыру төп авыл хуҗалыгы һөнәрләренең нечкәлеген, аларның әһәмиятен танырга, карьер үсешнең мөмкинлеге турында белергә өйрәтте.
Экскурсия нәтиҗәләре буенча укучылар үз киләчәген эшче һөнәре белән бәйләү теләген белдерде. Чара ахырында катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.