"Веста" үзәге тәрбияләнүчеләренә экстремизм белдергән өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тарту турында сөйләделәр

2016 елның 23 сентябре, җомга

"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең яшь тәрбияләнүчеләре өчен "Экстремизм. Административ һәм җинаять җаваплылыгы" темасына багышланган лекция уздырылды.

Полиция хезмәткәре балаларга Түбән Камада булган экстремистик агымнар турында сөйләде. Шулай ук, экстремистик агымнарны пропогандалау кеше һәм аның киләчәгенә тискәре йогынты ясавы турында да сүз алып барылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International