Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгында социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өч яклы комиссиясе янәшәсендәге халыкның тормыш дәрәҗәсе, керемнәре, хезмәткә түләү буенча Координация советының чираттагы утырышы узды. Аның төп темасы оешмалар тарафыннан үтәлә торган мәҗбүри социаль, пенсия, медицина иминиятләштерүләре өчен түләүләр, хезмәт хакын вакытында түләмәү буенча финанс-икътисадый хәл һәм бурычларны каплау мәсьәләләре буларак яңгырады.
Координация советы утырышында Татарстан Республикасы министрлыклары, шулай ук совет эшендә ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлеге, ТР буенча РФ социаль иминиятләштерү Фондының җирле бүлеге, ТР Прокуратурасы, ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе, ТР буенча салым хезмәте Федераль Идарәсе, шулай ук профсоюз һәм эш бирүчеләр берләшмәсе вәкилләре актив катнашты.
Утырышта Казан шәһәре, Яңа Чишмә, Теләче районнарының бурычлы предприятиеләре эше каралды. Бирегә шулай ук аларның җитәкчеләре чакырылган иде.