ЯҢАЛЫКЛАР


23
сентябрь, 2016 ел
җомга

Бүген Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Маргарита Матвеева һәм Гөлназ Хөснетдинова "Яшьләр мохитендә экстремизм күренеше" дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге чарада 3 нче сыйныф гомуми белем бирү мәктәбе укучылары катнашты.


22
сентябрь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Арча “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Алтын көз” дип исемләнгән музыкаль – күңел ачу чарасы үткәрелде. 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Кичә Казан шәһәре Совет районының эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр көне узды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты һәм мәгариф идарәсе бүлекләре катнашты.

"Экстремизмга – Юк!" айлык кысаларында Түбән Кама "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә төрле чаралар узды.

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Күчмә кадрлар бүлеге" очрашулар циклы башланды.

“Экстремизмга – ЮК!” айлыгы һәм Халыкара иминлек көне кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә (Совет районы) 2016 елның 21нче сентябрь көнендә “Балалар тынычлык өчен көрәшми, алар аны булдыра” дәресе үтте.

 

Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге балалар район китапханәсе белән берлектә “Террорчылыкка каршы көрәш һәрберебезгә кагыла” дип исемләнгән чара уздырды.

Бүген Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә шартлы янгын сүндерү һәм эвакуация очраклары буенча күнекмәләр узды. Чарада Чепья янгынга каршы хезмәт отряды хезмәткәрләре катнашты.

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Ольга Бывальцева балигъ булмаганнарның эшләре буенча өлкән инспекторы Ольга Гарнышева белән берлектә "Мин һәм закон" исеме астындагы тематик очрашу уздырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International