Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат- йорты Республикакүләм "Минем ел – минем байлык" конкурс-фестивале финалында катнашты. Әлеге чара 1 нче махсуслаштырылган "Актив озын гомер" күргәзмә кысаларында узды.
"Нәфис сүз" номинациясендә учреждение карамагында торучы Ирина Меховникова III урынны яулады.
Моннан тыш, "Алтын көз" V Республикакүләм социаль программалар конкурсында Спас интернат йорты I урынга лаек булды.