Шушы көннәрдә "Казан ярминкәсе" ААҖ күргәзмә үзәгендә "Алтын көз" социаль программалар конкурсына йомгак ясалды.
Яр Чаллы "Кояшкай" физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Экстремизмга - Юк!" айлык кысаларында “Мин яратам туган илемне, Ватаным белән горурланам” исемендәге чара уздырылды.
Шушы көннәрдә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт алучы гражданнар район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре оештырган “Терроризмга каршы бердәмлек көне” китаплар күргәзмәсендә булдылар.
Яр Чаллы "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге психологы Гүзәл Салиманова “Фигуралар дөньясын өйрәнәбез” дип исемләнгән ачык дәрес уздырды.
Өлкәннәр Декадасы кысаларында 2016 елның 7 нче октябрь көнендә халыкка түләүсез юридик ярдәм 52 пунктта күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре министр Эльмира Зарипова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы массакүләм "Милләтләр кроссы-2016" ярышында катнашты.
1 октябрга күп вакыт калмады, һәрбер инвалид дөрес карар кабул итәргә тиеш: дару сайларгамы яисә акчалата алыргамы?
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге тарафыннан “социаль такси” эше оештырылды.
25 нче сентябрь көнне сәгать 11:00 "Крылья Советов" паркында Халыкара саңгыраулар көненә багышланган чара узачак. Чараның оештыручылары булып Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, Совет районы администрациясе, Казан саңгыраулар һәм начар ишетүчеләр өчен Ласточкина Е.Г. исемендәге мәктәп-интернаты һ.б. торды.
Бүген Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен приюты тәрбияләнүчеләре җирле полиция бүлегендә һөнәри юнәлеш бирү экскурсиясендә булып кайттылар.