Комплекслы үзәге психологы тарафыннан балигъ булмаганнар арасында үз-үзеңне деструктив тотуга каршы тору кысаларында дәрес уздырылды

2016 елның 23 сентябре, җомга

2016нчы елның 22нче сентябрендә Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологлары тарафыннан, балигъ булмаган балалар арасында үз-үзеңне деструктив тотуга каршы, шул исәптән үз-үзеңә кул салу очракларын кисәтү кысаларында, социаль җайлашуда авырлыклар кичерүче балалар өчен, тренинг элементларын кулланып, группа белән «Мин – үз язмышымны тудыручы» дип исемләнгән чара оештырылды.

Чарада катнашучылар «Сайлау иреге һәм җаваплылык» дип исемләнгән дискуссиядә катнаштылар. Фикер алышу барышында, җаваплы кешеләр үз максатларына ешрак ирешәләр һәм аларның дуслары да күбрәк була дигән нәтиҗәгә килделәр.

«Куллар», «Сукыр һәм алып баручы» дигән практик кунегүләрдә катнашып, балалар җаваплы карарлар кабул итәргә өйрәнделәр, ә күнегүләр тәмамлангач, үз тәэсирләре белән уртаклаштылар. Тормышның төрле олкәләрендә үз урыныңны табу максатыннан, балигъ булмаган балалар вакытны нәтиҗәле оештыру хакында да фикер алыштылар. Чара сенсорика бүлмәсендәге интерактив тирәлекне кулланып ял итү белән тәмамланды. 

Әлеге чара балаларда үз язмышыңа һәм сәламәтлегеңә карата җаваплы һәм сакчыл караш булдырырга, үз-үзеңне оештыру күнекмәләрен үстерергә ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International