Кичә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды.
Әлеге ярминкәгә түбәндәге 12 предприятиенең кадрлар хезмәте вәкилләре эш эзләүчеләр белән очрашуга килгән иде: "Оптовик" ААҖ, "Лениногорск УТТ" ААҖ, "Компания Карлен" ААҖ, "Агроидея" ААҖ, "Торос Молоко" ААҖ, «Мехуборка Юго-Восток» ААҖ, "Модуль" ААҖ, "Денталюкс" ААҖ һ.б.
Әйтеп узырга кирәк, ярминкә барышында эш бирүчеләр тарафыннан сатучы-консультант, машина йөртүче, маляр, повар, кондитер, кладовщик, инженер-технолог, диспетчер, шәфкать туташы, теш табибы һ.б. вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде.
Ярминкәдә 131 граждан катнашты. Шуларның 44 эш эзләүчегә эш урыннарына юнәлеш бирелде.