Яр Чаллы социаль приютында наркотиклар куллануны кисәтүгә багышланган лекция узды

2016 елның 23 сентябре, җомга

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында “Сәламәт яшәү мотивациясен формалаштыру, балалар һәм яшүсмерләр арасында наркотик куллануны  кисәтү” дигән темага лекция укылды.

Әлеге чарада укучылар алдында Яр Чаллы наркология диспансеры белгече чыгыш ясады.

Чараның максаты булып балигъ булмаганнар арасында наркотик, тәмәке һәм хәмергә бәйлелекне профилактикалау, шулай ук яшь буынны сәламәт яшәү рәвешенә чакыру торды.

Лекция ахырында сорау-җавап тесты уздырылды. Әлеге тест нәтиҗәләренә килгәндә, күпчелек балалар наркотиклар куллануга тискәре карыйлар һәм сәламәт яшәү рәвешен алып баруны мөһимрәк күрәләр дигән йомгак ясалды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International