ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының иң кечкенә тәрбияләнүчеләре өчен яңа уку елы башланды. Алда балаларны рус халык әкиятләре геройлары белән онытылмаслык очрашулар көтә. Шулай ук, биредә күптөрле чаралар узычак.

Министрлык карамагындагы халыкны эш белән тәэмин итү учреждениеләрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында төрле чаралар уздырылды.

2016 нчы елның 1нче октябрендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Азнакай районы культура йортында өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды.

Өлкәннәр декадасында Татарстан Республикасы министрлык һәм ведомстволары тарафыннан оештырылган "кайнар линия" телефоннары эшли башлаячак.

Һәр елдагыча Арча районында өлкәннәр декадасы матур традиция белән башланып китте. Арча халык “Җидегән чишмә” театр артистлары Туфан ага Миннуллинның  “Без бит авыл малае “әсәре буенча куелган “Алпамыш алпавыты”  спектаклен тәкъдим итте.

 

1 октябрь Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Балтач муниципаль районының “Наз” тернәкләндерү бүлекчәсендә  “Сез һәрвакыт яшь” дип исемләнгән  чара уздырылды.

 

Традиция буенча 1 нче октябрь көнне Өлкәннәр декадасы старт алды. Бу көннәрдә республиканың барлык муниципаль учреждениеләрендә өлкән буынга багышланган чаралар уздырыла.

6 нче октябрь көнне Яр Чаллыда пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

"Авыл перспективасы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Волонтер" ресурс үзәге ачылды.

Шушы көннәрдә Буада Халыкара өлкәннәр көне кысаларында махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм барлык теләүчеләр катнышты.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International