Министрлык карамагындагы учреждение белгечләре буыннар элемтәсен ныгыту эшләре алып бара

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Министрлык карамагындагы халыкны эш белән тәэмин итү учреждениеләрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында төрле чаралар уздырылды.

Шулай итеп, 30 сентябрь көнне Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә бәйрәм коллажлары ясау буенча мастер-класс оештырылды.

Шундый ук чара Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә узды. Педагоглар Красносельский "Рябинушка" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре белән берлектә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы өлкәннәр өчен открыткалар ясады.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Югары Ослан "Островок надежды" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре исә волонтерлар белән берлектә Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар.

Шулай ук, Менделеевск “Берег надежды” халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре шулай ук мастер-класс оештырдылар. Биредә балалар үз куллары белән төрле котлау открыткалары ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International