Һәр елдагыча Арча районында өлкәннәр декадасы матур традиция белән башланып китте. Арча халык “Җидегән чишмә” театр артистлары Туфан ага Миннуллинның “Без бит авыл малае “әсәре буенча куелган “Алпамыш алпавыты” спектаклен тәкъдим итте.
Бәйрәмгә килгән өлкәннәрне Мәдәният йорты фойесында Арча халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге – “Мәрхәмәтлек үзәге” хезмәткәрләре каршы алды һәм бәйрәм белән котлап залга озатып урыннарына утырырга ярдәм итте. Чакырылган кунаклар арасында “Мәрхәмәтлек үзәге”ндә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән хезмәткәрләр дә бар иде.