Яр Чаллы пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар вакантлы эш урыннары ярминкәсенә чакырыла

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

6 нче октябрь көнне Яр Чаллыда пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак.

Чарада 10 предприятиянең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашачак. Шулар арасында «Персонал Маркет» ҖЧҖ, «ГАЗОБЕТОН» ҖЧҖ, «ПКФ «Жилкомсервис» ҖЧҖ, «Электротранспорт» МУП, «Картрэйд» ҖЧҖ, «ДЮСШ «Виктория», үзәк район башкарма комитеты һәм башкалар катнашты.

Ихтыяҗы зур булган һөнәрләр дип түбәндәгеләр билгеләнде: баш бухгалтер урынбасары, бухгалтер, инженер, баш механик, мастер, оператор, автобус йөртүчесе, слесарь-ремонтчы, электрик, контролер, кондуктор, дозировщик, кладовщик, лаборант, һ.б.

Эш эзләүчеләргә оешмаларның вәкилләре белән әңгәмә корып, вакантлы эш урыннары турында тулырак мәгълүмат алырга да мөмкин булачак (эш графигы, квалификация таләпләре, хезмәт хакы системасы).

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе үз эшен Яр Чаллы шәһәре, пр. Дөнья ур., 87/22 адрес буенча сәгать 10.00да эшен башлыйчак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International