"Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютының иң кечкенә тәрбияләнүчеләре өчен яңа уку елы башланды. Алда балаларны рус халык әкиятләре геройлары белән онытылмаслык очрашулар көтә. Шулай ук, биредә күптөрле чаралар узычак.
Әйтик, шушы көннәрдә әйләнә-тирәне өйрәнү дәресе кысаларында "Иртә башланган көз" дип исемләнгән чара оештырылды. Балалар көз аенда булган табигать үзгәрешләрен күзәтте, аннан үз кичерешләрен буяулар ярдәмендә рәсемдә сурәтләде.