Азнакай районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

2016 нчы елның 1нче октябрендә Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Азнакай районы культура йортында өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе оештырылды. Эш бирүчеләр тарафыннан 22 вакантлы урын тәкъдим ителде. Алар арасында: җыештыручы, машина йөртүче, сакта торучы, китапханәче дә бар иде. Ярминкәгә барлыгы 49 кеше килде.

Шулай ук мәшгульлек үзәгеннән  өлкәннәр өчен оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәсенә мобиль үзәк тә чыкты. Барлыгы 35 кешегэ информацион  мәгълүмат җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International