Министрлык карамагындагы учреждениеләрдә Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар үткәрелә

2016 елның 3 октябре, дүшәмбе

Традиция буенча 1 нче октябрь көнне Өлкәннәр декадасы старт алды. Бу көннәрдә республиканың барлык муниципаль учреждениеләрендә өлкән буынга багышланган чаралар уздырыла.

Шулай итеп, Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты хезмәткәрләре "Игелек һәм хөрмәт көне" дип исемләнгәе бәйрәм чарасы уздырды. Әлеге чарада социаль яклау бүлеге башлыгы һәм район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары катнашты.

Шундый ук чара Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә оештырылды. Биредә элегрәк социаль өлкәдә эшләгән пенсионерлар өчен “Сез яшь булганда...” дип исемләнгән бәйрәм программасы үткәрелде.

Шулай ук, Кукмара "Милосердие" физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге хезмәткәрләре тарафыннан да социаль өлкәдә эшләгән пенсия яшендәге гражданнарга багышланган бәйрәм чарасы узды.

Лаеш физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре элеккеге хезмәткәре Кузнецова В. Н. янына кунакка барып, аны бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International