Шушы көннәрдә Буада Халыкара өлкәннәр көне кысаларында махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Чарада пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар, шулай ук халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы эшсез гражданнар һәм барлык теләүчеләр катнышты.
Әйтеп узырга кирәк, әлеге ярмикәгә предприятие һәм оешмаларның түбәндәге кадрлар хезмәте чакырылды: «Буинск-Водоканал» ЯАҖ, «Буинское предприятие тепловых сетей» ЯАҖ, «Вираж» ЯАҖ, «Буинский хлебозавод» ҖЧҖ, «Продукты» ҖЧҖ, «Авангард» ҖЧҖ, «Мелиоводстрой Буинский» ҖЧҖ.
Эш бирүчеләр слесарь-сантехник, инженер, механик, пешекче, тракторчы, котельный операторы, крановщик һ.б. белгечлекләр буенча вакантлы эш урыннары тәкъдим итте.
Махсуслаштырылган вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 39 кеше килде, шуларның 27енә – алга таба эшкә урнашуга юллама бирелде.