"Авыл перспективасы" проектын гамәлгә ашыру кысаларында Әлмәт "Опека" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Волонтер" ресурс үзәге ачылды.
Әлмәтнең 50 дән артык студенты һәм мәктәп укучысы бу көнне бергә җыелды. Биредә катнашучылар тренинг һәм дискуссияләрдә актив катнашты. Шулай ук, фикер алыштылар, киләчәктә гамәлгә ашырылучы акцияләр турында да сүз алып барылды.