Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшенә җитмәгән эшсез гражданнар өчен психолог белән консультация эше үткәрелде.
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагыларын 2 нче мәктәп укучылары бәйрәм концерты белән сөендерде.
Шушы көннәрдә Питрәч халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "Экстремизмга – Юк!" айлыгы кысаларындагы чара узды.
Кичә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге коллективы өлкән буын белән очрашу уздырды.
Сабаның «Балкыш» комплекслы үзәгендә "Көзге игелек атнасы - изге эшләр эстафетасы" кысаларында чаралар үтте.
Бүген Балтач районы Бөек Ватан сугышы тыл ветераны Мөҗипова Галиябану Фазулла кызын 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
"Татарстан музейлары" көнен үткәрү кысаларында Арчаның халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре карамактагыларга яшьлек хәтирәләрен искә төшерергә ярдәм итте.
Шушы көннәрдә Алабугада "Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында “Игелекле ярминкә” узды.
Җылыту сезонына әзерләнү, шулай ук янгын куркынычсызлыгы чараларын тәэмин итү максаты белән Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре ялгыз һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарның торак шарларын тикшерүне дәвам итә. Бу чарада янгынга каршы дәүләт хезмәте вәкилләре дә катнаша.
Шушы көннәрдә Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре өйдә социаль хезмәтләр алучы гражданнарга аңлату эшләре үткәрде.