ЯҢАЛЫКЛАР


5
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

6 нчы октябрьдә Лениногорск эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырачак. Биредә шулай ук эш бирүчеләр пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары тәкъдим итәчәк.

 


4
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан физик мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен "Минем бәхетле йорт" дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрелде.

 

Биектау районы Юртыш һәм Мемдель авылларында яшәүчеләр үз бакчаларында үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен җыю уздырды. Продукциянең бер өлеше "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә тапшырылды.

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары мини- ярминкәсе уздырылды. Чарада шәһәр оешмаларының «Завод Эластик» ҖЧҖ, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Комбинат питания «Шинник» ҖЧҖ кадрлар хезмәте катнашты.

 

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Веста" яшьләр үзәге белән берлектә һәм Минзәлә территориаль җәмәгать үзидарә җитәкчеләре “Узган елларын санамаганнар өчен” дип исемләнгән чара уздырды.

"Туган як" акциясе кысаларында Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Борһанова хәзерге вакытта Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәне Минниҗәвар Гайсина янына бардылар.

Интернет челтәрендә хезмәт һәм мәшгульлек буенча "Россиядә эш" Федераль хезмәт порталы үз эшен дәвам итә. Порталның эш урыннары базасында Россия Федерациясе эш бирүчеләреннән 1,25 млн тәкъдим бар. Шул исәптән, Татарстан Республикасы оешмалары да 37 мең вакантлы эш урыннары хакында хәбәр иткән.

Менделеевск шәһәрендә Татарстан Республикасының "ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы призерларының проектларын гамәлгә ашыру башланачак. Грант ярдәменә «Берег Надежды» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең ике проекты лаек булды. Әлеге эшләр  һәм “Күңел өчен бәйрәм” («Праздник для души») дип исемләнгән иде.

Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннатова һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Илсөяр Сабирова Чаллы авылында торучы 75 яшьлек Гафиуллина Талия Загрутдиновнаны һәм Сөйки авылында торучы 80 яшьлек Большакова Зинаида Степановнаны юбилее белән тәбрикләделәр.

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары мини- ярминкәсе уздырылачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International