Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары мини- ярминкәсе уздырылачак.
Эшсез гражданнарга түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителәчәк: слесарь-ремонтчы (4 разряд), слесарь-сантехник (5 разряд), электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү (6 разряд), биналар ремонтлау һәм комплекслы хезмәт күрсәтү белгече, хезмәт биналарын җыештыручы, пешекче, сатып алулар буенча менеджер, һ. б. Хезмәт хакы 7500дән 20000 сумга кадәр булырга мөмкин
Чара Түбән Кама ш., Бызова ур. 20а (222 каб) адресы буенча сәгать 10:00 да башлана.
Белешмәләр өчен телефон: (8555)42-68-00.