Министрлык карамагындагы оешмаларда Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар узды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге "Веста" яшьләр үзәге белән берлектә һәм Минзәлә территориаль җәмәгать үзидарә җитәкчеләре “Узган елларын санамаганнар өчен” дип исемләнгән чара уздырды.

Шулай ук, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү, гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәләре “Чиста ишегалды” акциясендә катнашты.

Биектау "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре исә Дубъязск һәм Березкинск авыл җирлегендә социаль хезмәтләрдән файдаланучы өлкәннәр өчен чәй табыны әзерләде.

Моннан тыш, Теләче "Родник" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре үзәк карамагындагы өлкәннәренең кул эшләнмәләре күргәзмәсе оештырды.

Әйтеп узырга кирәк, Балтач " Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре үзәк карамагындагылар өчен музейга экскурсия оештырды.

Мамадыш «Забота» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балалар социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе әдәби-музыкаль очрашу үткәрде.

Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль педагогы һәм психологы күңел ачу чарасы оештырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International