"Туган як" акциясе кысаларында Лаеш районы башлыгы урынбасары Илгизә Тимиршина һәм социаль яклау бүлеге башлыгы Татьяна Борһанова хәзерге вакытта Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында торучы Бөек Ватан сугышы елларындагы тыл хезмәтчәне Минниҗәвар Гайсина янына бардылар.
Тыл хезмәтчәненә Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевтан истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кунаклар интернат-йорты коллективына Минниҗәвар ханымга карата игътибарлы булулары өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.