Кама Тамагы комплекслы үзәге карамагындагы өлкән яшьтәге гражданнарны туган көне белән котладылар

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Наталья Зиннатова һәм өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Илсөяр Сабирова Чаллы авылында торучы 75 яшьлек Гафиуллина Талия Загрутдиновнаны һәм Сөйки авылында торучы 80 яшьлек Большакова Зинаида Степановнаны юбилее белән тәбрикләделәр.

Юбилярларга нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек, озын гомер теләп истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International