Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан пенсия яшендәге һәм өлкән яшьтәге гражданнар өчен вакантлы эш урыннары мини- ярминкәсе уздырылды. Чарада шәһәр оешмаларының «Завод Эластик» ҖЧҖ, 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, «Комбинат питания «Шинник» ҖЧҖ кадрлар хезмәте катнашты.
Ярминкәдә түбәндәге һөнәрләр буенча 14 вакантлы эш урыннары тәкъдим ителде: шәфкать туташы, слесарь-ремонтчы, слесарь-сантехник, пешекче, сатып алулар буенча менеджер һ. б.
Моннан тыш, ярминкәгә килүчеләр интернет-ресурслар аша эш эзләү мөмкинлеге турында мәгълүмат та алды.