Интернет челтәрендә хезмәт һәм мәшгульлек буенча "Россиядә эш" Федераль хезмәт порталы үз эшен дәвам итә. Порталның эш урыннары базасында Россия Федерациясе эш бирүчеләреннән 1,25 млн тәкъдим бар. Шул исәптән, Татарстан Республикасы оешмалары да 37 мең вакантлы эш урыннары хакында хәбәр иткән.
Әлеге интернет-ресурс эш эзләүчеләргә теләсә кайсы төбәктә эш табырга ярдәм итә. Шулай ук, элеге портал яңа урында тормыш шартларын бәяләргә, хәтта читтән торып әңгәмә узарга да мөмкинлек бирә .
"Россиядә эш" порталының барлык хезмәте дә эш эзләүче өчен дә, эш бирүче өчен дә бушлай оештырылган. Портал уникаль вакантлы эш урыннары базасын үз эченә алган. Биредә барлык төбәкләрнең дә эш урыннары турында мәгълүмат бар.
Шунысын да әйтеп узырга кирәк, әлеге интернет-ресурс халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруда мөһим инструмент булып тора.