Менделеевск шәһәрендә Татарстан Республикасының "ЛУКОЙЛ" социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы призерларының проектларын гамәлгә ашыру башланачак. Грант ярдәменә «Берег Надежды» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең ике проекты лаек булды. Әлеге эшләр һәм “Күңел өчен бәйрәм” («Праздник для души») дип исемләнгән иде.
Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан әзерләнгән “Чәчәкләр калейдоскопы” («Цветочный калейдоскоп») проекты үзәк базасында экологик яктан уңайлы ландшафт зонасы булдыруны күздә тота.
Шулай ук, “Күңел өчен бәйрәм” («Праздник для души») социаль-тернәкләндерү бүлеге белгечләре эшләгән проект өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның яшәү шартларын яхшыртуга юнәлтелгән. Әлеге проект кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлекләрендә төрле бәйрәм чаралары оештыру максат итеп куелган.