28 нче сентябрьдан алып 4 нче октябрьга кадәр вакыт аралыгында республикада иң күп эштән китүче 69 кеше моңа кадәр азлап һәм күпләп сату өлкәсендә эшләгән. Шулай ук, иң күп эштән киткән 61 кеше эшкәртү сәнәгате өлкәсендә хезмәт куйган.
2016 нчы елның 4 нче октябрь көненә Яр Чаллының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 1 755 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 12 кешегә азрак.
Бөтендөнья укытучылар көнендә Менделеевск «Берег Надежды» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль тернәкләндерү бүлекчәсе үз ишеген педагогик хезмәт ветераннары өчен ачты.
Кукмара "Милосердие" мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге социаль педагогы учреждение карамагындагы балалар өчен туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырды.
Яңгул авыл җирлеге хезмәткәрләре Дидария Закирова, Сәвия Гыйбадуллина һәм Гөлназ Гарипова "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылары өчен чәй табыны әзерләде. Өлкәннәрне котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, "Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева һәм узәк белгече Гүзәл Кәлимуллина килгән иде.
"Туган як" акциясе кысаларында Зәй районы социаль яклау бүлеге башлыгы Эльмира Хуҗина башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Байрашев белән берлектә Мөслим һәм Сарман районнарының интернат- йортларында булып кайттылар.
Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре "Татарстан – Яна гасыр "республика иҗтимагый хәрәкәте территориаль бүлегенең утырышында катнашты.
Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Яшел Үзән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгече лекция үткәрде. Әлеге чарада кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнар турныда сүз алып барылды.
Бүген Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен махсуслаштырылган ярминкә уздырачак.
Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм "Промжелдортранс-Сервис" ҖЧҖ эштән азат итү куркынычлыгы астында булган 49 хезмәткәренә алдан һөнәри укыту уздырды.