Биектау районында хәйрия акциясе узды

2016 елның 4 октябре, сишәмбе

Биектау районы Юртыш һәм Мемдель авылларында яшәүчеләр үз бакчаларында үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен җыю уздырды. Продукциянең бер өлеше "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә тапшырылды.

Шулай ук, Өлкәннәр декадасы кысаларында үзәк белгечләре әлеге авыл хуҗалыгы продукциясен авыр тормыш хәлендә калган өлкән яшьтәге гражданнарга һәм күп балалы гаиләләргә тараттылар. Барлыгы 52 кешегә хәйрия ярдәме күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International