ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

2016 нчы елның 10 нчы октябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Бер-беребезгә изгелек эшлик” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.

Шушы көннәрдә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәре һәм "Аммоний" АҖ предприятиесендә инженер белгечлеге буенча һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.


10
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Татарстанда 37 хатын-кыз “Аеклык ноктасы” проекты барышында алкоголизмнан дәваланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов җиткерде.

Бүген Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр җыелышы булып узды. Биредә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең 45 социаль һәм 9 медицина хезмәткәре катнашты.

 

"PROFF-навигатор" проект кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Энҗе" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен "Һөнәрләр дөньясында" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү чарасы уздырды.

 

Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле чаралар уздырылып килә. Ике атна дәверендә өлкәннәр концерт, экскурсия, викторина һәм әдәби кичәләрдән уңай тәэсирдә генә калды.

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге 7нче октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысасында  «Без, без, без идек…» исемле кичә уздырды. Балалар, аларның  әниләре, әбиләре төрле чигүле  әйберләр, халык киемнәре, балчыктан, агачтан, күннән эшләнгән әйберләр белән танышты. Татар халкының мәдәнияты, тормышы, гореф-гадәтләре белән таныштыру төп максат итеп куелды. Килгән кунаклар җыр тезмәләрен тыңлап, төрле уеннарда катнашып ял итте.

Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт инструкторы Әлфия Гимадиева "Актив спорт – сәламәтлек нигезе!" дип исемләнгән спорт чарасы оештырды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре "Безнең заман" IV ачык республика телевизион фестивалендә катнашты. Әлеге чара Түбән Камада булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International