Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен һөнәри юнәлеш бирү чарасы уздырды

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

"PROFF-навигатор" проект кысаларында Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Энҗе" балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен "Һөнәрләр дөньясында" дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү чарасы уздырды.

Чара барышында балалар үзәкнең эшчәнлеге белән танышты. Балалар әңгәмәдә бик актив катнашты, шулай ук, үзләренең әти-әниләренең кем булып эшләгәне турында да сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International