Алабуга интернат-йорты хезмәткәрләре "Безнең заман" яшьләр иҗаты фестивалендә катнашты

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре "Безнең заман" IV ачык республика телевизион фестивалендә катнашты. Әлеге чара Түбән Камада булып узды.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, фестивальдә оешмаларда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә эшләүче 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге гражданнар катнаша алды.

Интернат-йорт хезмәткәрләре "Хореография", "Музыкаль юнәлеш" һәм "Дан минуты" номинацияләрендә үз иҗатын тәкъдим итте.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча Алабуга интернат-йорты икенче урынга лаек булды. Аның хезмәткәрләре Казанда узачак сайлап алу турына әзерләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International