Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һөнәри юнәлеш бирү чарасы уздырды

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре тарафыннан хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган эшче һөнәре һәм "Аммоний" АҖ предприятиесендә инженер белгечлеге буенча һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.

Чарага Менделеевск районының 8-11 сыйныф укучылары килгән иде. Биредә барлыгы 90 кеше катнашты.

Әйтеп узырга кирәк, әлеге чара "Аммоний" АҖ – яңа технологияләр юлы белән " дип исемләнгән һөнәри юнәлеш бирү проекты кысаларында оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International