Минзәлә интернат-йортында Өлкәннәр декадасы кысаларында төрле чаралар үткәрелә

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрле чаралар уздырылып килә. Ике атна дәверендә өлкәннәр концерт, экскурсия, викторина һәм әдәби кичәләрдән уңай тәэсирдә генә калды.

Декада 1 нче мәктәп укучылар чыгышы белән башланып китте. Балалар өлкәннәргә багышлап рус һәм татар телләрендә җырлар башкарды, биеде, шигырьләр сөйләде. Шулай ук, үз куллары белән ясалган котлау открыткалары да тапшырды.

3 нче октябрьдә интернат-йортта бәйрәм чарасы узды. Бирегә үзәк карамагындагы өлкән гражданнарны һәм ветераннарны котларга Минзәлә районы Совет аппараты җитәкчесе Роза Салдаева килгән иде.

4 нче октябрьдә исә учреждение карамагындагылар “Елларын санамаучы” дип исемләнгән шәһәр бәйрәмендә катнашты. 5 нче октябрь көнне өлкәннәргә зур экранда "Чемпионы" комедиясе күрсәтелде. 6 октябрьдә интернат-йортка "Веста" яшьләр үзәге артистлары концерт программасы белән килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International