Татарстанда 37 хатын-кыз “Аеклык ноктасы” проекты барышында алкоголизмнан дәваланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов җиткерде.
Ул соңгы елларда Татарстанда алкоголизм һәм әлеге чир белән бәйле проблемаларны чишүдә масштаблы эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Профилактика буенча шактый эшләнә. Быел сентябрь аенда 333 кешенең тормышы саклап калынган. Биредә алкоголь куллану нәтиҗәләре белән бәйле очраклар күздә тотыла.
Спикер сүзләренчә, статистика буенча 2015 елда алкоголь психозы белән авыручылар саны 2014 гел белән чагыштырганда 13 процентка кимүегән. 2016 елның 9 аенда алкоголь психозы белән беренче тапкыр диспансер исәбенә басучылар саны 21,3 процентка кими.
2015 елда алкоголизм белән авыручылар саны 2014 ел белән чагыштырганда 8,2 процентка кимегән. 2016 елның 9 аенда 2015 елның шушы чоры белән чагыштырганда алкоголизм белән чирләүчеләр саны 4,7 процентка кимегән. Тулаем алганда, алкоголизм белән авыручылар күрсткече Татарстанда шактый югары булып кала. Һәр елны «алкоголизм» диагнозы белән диспансер исәбенә уртача 1600 – 1800 кеше куела. Хәзерге вакытта республикада 28 меңләп кеше алкоголизм һәм 2 меңләп алкоголь психозы белән авырый.
Сергей Осипов алкоголизмның еш кына социаль проблемага әйләнүен һәм шуның аркасында 80 процент баланың ятим булуын билгеләп үтте. В 2015 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алкоголь бәйлелектә булган кешеләрне дәвалау өчен булдырылган “Аеклык ноктасы” проектын хуплаган. Проектны тормышка ашыру өчен республика бюджетыннан узган ел 5,4 млн сум акча бүлеп бирелгән. Проектның төп максаты – алкоголь кулланучы аналарга ярдәм күрсәтеп, ата-ана хокукыннан мәхрүм итүне булдырмау һәм балаларны гаиләдә калдыру.
Проектка республиканың 7 территориясеннән 52 хатын-кыз җибәрелгән, тора-бара алар 47гә калган. Болар барысы да 30-40 яшьтәге 5-10 ел алкоголь кулланган хатын-кызлар булган.
Нәтиҗәдә, 42 хатын-кыз тулы курс препарат инъекциясен ала. Шуларның 37се аеклар сафына баса. 5 хатын-кыз вакыт-вакыт үз-үзләрен белештерми. Шунлыктан алар резерв исемлегендә. Пациентларның 100 процентының да психоэмоциональ хәлләре яхшырган, 80 процентында гаиләдәге мөнәсәбәтләре җайлашуга киткән, 60 проценты эшкә урнаштырылган.
Проект нәтиҗәләре буенча 84 бала әти-әнисеннән мәхрүм калмый, шул исәптән 73 е әти-әнисе янында гаиләдә тәрбияләнә, 11е гаиләгә кире кайтарыла. Нәтиҗәләр уңай булганга проектны дәвам итү каралган. Аны гамәлдә тоту өчен 2016 – 2017 елларда 5,81 млн сум акча бүленгән.
«Шушынды масштабта һәм шундый нәтиҗәләр белән әлеге проект Россиядә бердәнбер. Кимчелекләр төзәтелеп, аның эше тагын да яхшырыр, дип ышанам. Татарстан Россиянең эчми торган төбәкләре арасында дүртенче урынны тота», – дип белдерде Сергей Осипов.