Балтач "Наз" үзәгендә чираттагы хезмәткәрләр җыелышы узды

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бүген Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хезмәткәрләр җыелышы булып узды. Биредә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсенең 45 социаль һәм 9 медицина хезмәткәре катнашты.

Биредә үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева Өлкәннәр декадасына йомгаклар да ясады.

Шулай ук, социаль эшләр белгече Гүзәл Кәлимуллина яңа "Тормыш энергиясе" проекты белән дә таныштырды. РМЯҮ 13 нче бүлек мөдире Фатыйма Галимова исә балалар пособие түләү тәртибе, дөрес теркәләнү турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International