Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча Республика өчъяклы комиссиясенең утырышы кысаларында “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” Бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләрен бүләкләү узды. Призлы урыннар түбәндәгечә бүленде.
13 октябрь көнне Чистай эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак. Чарага эшсез һәм эш эзләүче гражданнар, шулай ук пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар да чакырыла.
Лаеш физик мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагог-психологлары "СПИРОГРАФ" уен җыелмасы куллана.
Шушы көннәрдә Зәй районы эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр көне узды. Биредә "Монолит плюс" ҖЧҖ 8 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.
Сарман эш белән тәэмин итү узәге һәм "Шәфкать" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы "Безнең заман" IV ел саен үткәрелә торган яшьләр иҗаты республика телевизион фестивалендә катнашты. Әлеге чара 7 нче октябрьдән 8 нче октябрьгә кадәр Түбән Камада булып узды.
Шушы көннәрдә Лениногорск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "ЛМР" муниципаль белем бирү башкарма комитеты белән берлектә Өлкәннәр көне кысаларында вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Аерым игътибар пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән граждангарга бирелде.
Бүген Ютазы районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды. Әлеге чарага 28 кеше килде, шуларның 16сы өлкән яшьтәге граждан иде.
Чистай халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы балалар йортына барды.
Һөнәри юнәлеш бирү чара кысаларында Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты карамагындагы балалар салым хезмәте инспекторлары белән очрашты.
Арча "Мәрхәмәтлек үзәге" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге белгечләре тарафыннан "Социальный погребок" акциясе кысаларында 29 өлкән яшьтәге гражданга авыл хуҗалыгы ярминкәсендә сатып алынган азык-төлек фатирларына илтеп бирелде. Шундый ук ярдәмне Биектау "Өмет" комплекслы үзәге Красносельский һәм Биектау авыл җирлекләрендә торучы өлкәннәренә күрсәтте. Әлеге үзәк белгечләре волонтерлар белән берлектә ялгыз торучы өлкәннәрнең өйләренә авыл хуҗалыгы продукциясен илтте.