Министрлык карамагындагы учрежденияләрдә Өлкәннәр декадасы дәвам итә

2016 елның 10 октябре, дүшәмбе

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге 7нче октябрьдә Өлкәннәр декадасы кысасында  «Без, без, без идек…» исемле кичә уздырды. Балалар, аларның  әниләре, әбиләре төрле чигүле  әйберләр, халык киемнәре, балчыктан, агачтан, күннән эшләнгән әйберләр белән танышты. Татар халкының мәдәнияты, тормышы, гореф-гадәтләре белән таныштыру төп максат итеп куелды. Килгән кунаклар җыр тезмәләрен тыңлап, төрле уеннарда катнашып ял итте.

Шулай ук, Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Балтач “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә төрле чаралар узды. Смәел һәм Шеңшеңәр җирлекләрендә социаль карамакта торучы өлкәннәргә өстәл артында очрашу оештырылды. Чәй табыныннан өлкәннәр күңел күтәренкелеге белән таралышты.

Өлкәннәр Декадасы кысаларында 6 нчы октябрьдә Совет районының гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре  «Казан политехника көллияте» волонтерлары белән берлектә , «Буыннар бәйлеге» дип исемләнгән чара уздырды. Әлеге чара балигъ булмаганнар һәм аларның социаль хезмәт күрсәтүгә мохтаҗ булган әби-бабалары өчен үткәрелде. Чараның максаты булып буыннар арасындагы элемтәне ныгыту, өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт һәм позитив кәеф булдыру торды.

Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  исә 10 нчы октябрь көнне  үзәк  хезмәткәрләре  инвалидлар  белән берлектә “Безнең күңел һәрвакыт яшь” дип исемләнгән  бәйрәм концерты үткәрде. Чараның максаты булып өлкән буын вәкилләренең тормыш сыйфатын яхшырту, яхшы  кәеф һәм иҗади эшчәнлекләрен арттыру торды.  Белгеч  Рәмзия Гайнетдин кызы  җитәкчелегендә  49 өлкән  яшьтәге “артист” үз уңышларына куанып, күтәренке кәеф белән, канәгатьлек хисләре алып китте. Инвалид булуларына карамастан, “Тормыш әле дәвам итә!” девизы аларның тормыштан  канәгать булып, төшенкелеккә бирелмичә, күңел күтәренкелеге белән яшәүләрен күрсәтте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International