Яр Чаллы "Изгелек" үзәге психологы өлкән инвалидлар өчен мастер-класс үткәрде

2016 елның 11 октябре, сишәмбе

2016 нчы елның 10 нчы октябрендә  Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан  психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “Бер-беребезгә изгелек эшлик” дип исемләнгән мастер-класс үткәрде. Әлеге чара өлкән  яшьтәге инвалидларның психик-эмоциональ  һәм үз-үзләрен тотышларын яхшырту максаты белән үткәрелде. Чарада  өлкән  яшьтәге 25 инвалид  катнашты, алар бер-берсе белән матур итеп сөйләшү, кәеф күтәрү, көр күңелле булу серләренә төшенде.

Шулай ук “Коллектив кәефе” дип аталган рәсем проекты чарада катнашкан инвалидларның  иҗади осталыгы һәм кәефләре яхшыруын күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International