Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә барлыгы 183 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид теркәлгән. Өлкәннәрнең физик, акыл һәм эмоциональ хәле начарая төшү сәбәпле, янгын куркынычсызлыгын саклау җитди мәсьәлә булып тора.
2016 елның 28 нче октябрендә «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәту комплекслы үзәге социаль хезмәт күрсәту автоном дәүләт учреждениясе белгечләре Республика күләмендәге «Балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез мөнәсәбәтне профилактикалау өлкәсендә алдынгы тәҗрибәне тарату һәм гамәлгә кертү» дип исемләнгән ачык форумда катнашты.
Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар белән эшләр комплекслы һәм системалы рәвештә алып барыла. Шулай итеп, соңгы ике көн эчендә учреждение карамагындагылар Эбру арт-терапия мастер-классында, "Мастер сканворда" конкурсында актив катнашты.
2016 нче елның 28 нче октябрендә Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгында гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмалары арасында балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән Республикакуләм конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Традицион рәвештә Татарстан Республикасында октябрь ахырында сәяси репрессияләр вакытында һәлак булган яки зыян күргән гражданнар истәлегенә багышланган акция һәм чаралар уза. Әлеге чарада министрлык карамагындагы учреждениеләр дә катнашты.
Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре профилактикалау системасы субъектлары белән берлектә “Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һәм "КАМАЗ-Энерго" ҖЧҖ эштән азат итү куркынычлыгы астында булган 7 хезмәткәрләргә һөнәри укыту дәресе оештырды.
26 октябрьда Арча муниципаль районы дәүләт автономияле социаль комплекслы хезмәт күрсәтү оешмасы “Мәрхәмәтлек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, янгынга каршы каршы оешма хезмәткәрләре, авыл җирлеге идарәсе вәкилләре белән берлектә ялгыз яшәүче өлкәннәр өйләренә барды.
Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "PROFF навигатор" проектын гамәлгә ашыруны дәвам итә. Әлеге проект кысаларында 2 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары “Генерирующая компания” ААҖендә булды. Балалар предприятие тарихы, җылылык һәм электр энергиясе җитештерү процессы белән танышты.
Шушы көннәрдә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында өченче гимназия укучылары булып кайтты. Яшь кунаклар учреждение белән танышты, интернат-йортның эшчәнлеге турында презентация карады, үзәк карамагындагылар белән аралашты.