Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре профилактикалау системасы субъектлары белән берлектә “Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру” темасына түгәрәк өстәл үткәрде.
Әлеге чара социаль яктан имин булмаган гаиләләрне ачыклау һәм алар белән комплекслы эшләрне гамәлгә ашыру кысаларында оештырылган иде. Дәреснең максаты булып мәктәп укучыларында рухи мәдәният хисе тәрбияләү, репродуктив сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга юнәлгән күнекмәләргә өйрәтү торды.
Оештыручылар сүзләренә караганда, 36 балигъ булмаган мәктәп укучысы фикер алышуда актив катнашты.